Казанда балалар бакчаларында азык-төлек блокларын яңарту башлана

2024 елның 23 августы, җомга

Якын арада Татарстан башкаласында мәктәп ашханәләрен модернизацияләү проекты тәмамланачак. Шуннан соң балалар бакчаларында азык-төлек блокларын ремонтлауга керешәчәкләр. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә хәбәр итте.

Метшин билгеләп үткәнчә, башкалада мәктәп рестораны форматында 184 ашханә эшли, шуларның 17се быел ремонтланган.

Соңгы ун елда гына да шәһәрдә 90 балалар бакчасы һәм 25 мәктәп төзелгән. "Узган ел 6 мең укучы өчен дүрт яңа мәктәп ачтык. Бу да безнең үзенчәлекле рекордыбыз булды ", - дип билгеләде ул.

Ел ахырына кадәр Ягодинская һәм Бохара урамнарында, «Салават күпере» микрорайонында өч балалар бакчасы ачылачак.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International