Казан мәктәбендә авиатөзелеш тармагы өчен кадрлар әзерләү проектын эшләтеп җибәрәчәкләр

2024 елның 23 августы, җомга

Татарстан башкаласының Идел буе районының 10 нчы мәктәбендә 1 сентябрьдә авиатөзелеш тармагы өчен кадрлар әзерләү проекты старт ала. Бу хакта Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов август педконференциясендә хәбәр итте.

«Укучыларга Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте базасында станоклар операторы, санлы программа идарәсе һөнәрен үзләштерергә тәкъдим итәләр», - дип сөйләде спикер.

Ризванов сүзләренчә, мәктәптә ике унынчы авиация сыйныфы ачылачак. Уку тәмамланганнан соң чыгарылыш сыйныф укучылары аттестат кына түгел, операторның квалификациясен дә алачак. "Бу аларга эшкә урнашуны һәм КАИга керүне гарантияли", - дип билгеләде ул.

Мәгариф идарәсе башлыгы ассызыклаганча, өлкән сыйныф укучыларын һөнәри әзерләү һәм аларга һөнәри белем бирү - заман таләбе.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International