ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан Татарстанның Лаеш муниципаль районының Комлы Кавал авылында яңа гомуми белем бирү мәктәбендә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында нәтиҗә бирелде. Объект «Гармония» күппрофильле лицее статусын алды.
Төзелеш 2024 елның гыйнварында "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында башланган. Объект бинасы - өч катлы. Гомуми мәйданы 8609 кв. м.
500 укучыга исәпләнгән мәгариф учреждениесе өчен кирәкле җиһазлар сатып алынган. Биредә уку кабинетлары, лаборант, укытучылар кабинеты, уку-укыту кабинеты, медицина блогы, 250 урынлы төшке аш залы, спорт залы, китапханә һәм башка бүлмәләр урнашкан.