ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан Казан шәһәре Совет районының «Весна» торак комплексында яңа гомумбелем бирү мәктәбендә проект документациясе таләпләренә туры килү турында нәтиҗә бирелде. Бу 95 нче "Икән" табигый-фәнни лицее.
Мәктәпне узган елның декабрендә төзи башлаганнар. Объект бинасы - өч катлы. Аның мәйданы 27969,90 кв. метр тәшкил итә. Уку йорты 1501 урынга исәпләнгән.
1 нче каттан 2 нче катка кадәр бинаның көньяк өлешендә башлангыч сыйныфлар блогы бүленгән, бу блок башклар үтә алмаслык итеп эшләнгән. Аңа керү 1 нче каттагы иҗтимагый вестибюльдән проектланган. Бары тик башлангыч сыйныф укучылары өчен генә өстәмә аерым керү юлы каралган,.
Башлангыч сыйныфлар блогы өчен беренче катта уку сыйныфлары (шул исәптән чит тел, татар теле ), озынайтылган көн төркемнәре өчен уен бүлмәләре, логопед, башлангыч сыйныф бүлмәләре каралган.
Спорт блогы бинаның төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан һәм спорт залларыннан һәм ике бассейннан тора.
Бинаның төньяк өлешендә 1 нче катта гомумтуклану блогы урнашкан. Ашау залы 756 урынга исәпләнгән. Техник бүлмәләр подвалда урнашкан.