КФУның Алабуга институты базасында төзелгән «Университетская» мәктәбен тәмамлаган 35 укучы Татарстан Республикасының югары уку йортларына укырга керде. Яшьләр Казан Федераль Университетының төрле институтларында, Идел буе спорт һәм туризм академиясендә, шулай ук Чаллы педагогика институтында укыячак.
КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон Лисичанск укучылары белән эшләүдә укытучылар гына түгел, институт галимнәре, психологлар, шулай ук студентлар-волонтерлар да катнашты, дип билгеләп үтте.
Хәзерге вакытта чыгарылыш сыйныф укучылары җәйге каникулларда өйләрендә, әмма тиздән Татарстанга медицина тикшерүе һәм тулай торакка урнашу өчен киләчәкләр.