Яр Чаллыда, “Кызыл Тау” мәдәни үзәгенең җәйге сәхнәсендә, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясе кысаларында “Августның ачык төсләре” бәйрәм чарасы узды. Аңа Үзәк районнан хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләрен чакырганнар.
Сугышчылар гаиләләренә шәһәр мэры Наил Мәһдиевтан 393 балага сертификат тапшырылды.
Бәйрәмнең рәсми өлешендә район хакимияте башлыгы Эдуард Фәттахов тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясады.