Татарстанда мәктәпләргә һәм мәгариф үзәкләренә капиталь ремонт эшләре планы 94%ка үтәлгән. Бу хакта республика Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында барлык төбәк муниципалитетлары белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Аерым алганда, тугыз объектта капиталь ремонт тәмамланган: Казанда өчәү, Зәйдә икешәр, Арча, Чистай, Яр Чаллы һәм Әлмәт районнарында.
Татарстанда барлыгы 185 мәгариф өлкәсе объекты ремонтлана. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау 96%ка үтәлгән. Агымдагы атнада Теләче, Чистай, Саба, Биектау, Әгерҗе, Кукмара, Әтнә һәм Чүпрәле районнарында урнашкан сигез балалар бакчасында эшләр тәмамланды, дип билгеләп үтте докладчы.
94 азык-төлек блогын ремонтлау эшләре 97%ка үтәлгән. Соңгы ике атнада республиканың 17 муниципалитетында 34 ашханә тәртипкә китерелгән.
Моннан тыш, 98% ка дүрт ресурс үзәге ремонтланган. 15 студентлар тулай торагын ремонтлау буенча төзелеш-монтаж эшләре башкарылган.