1300 мәктәпне төзү буенча Россия Президенты күрсәтмәсе вакытыннан алда үтәләчәк

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Президенты киңәшмәсендә чыгыш ясады. Ул уку елы башлануга мәгариф системасының әзерлеге турында сөйләде. Планлаштырылган барлык чаралар вакытында эшләнеп бетәчәк, уку елы исә 2 сентябрьдә башлана.

2019 елда "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында мәктәпләр төзү буенча программа старт алды.

Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы буенча 2024 елның сентябренә кадәр 4,5 мең мәктәп ремонтланачак. Министр киләсе елдан капиталь ремонт программасы балалар бакчаларына һәм көллиятләргә киңәйтеләчәген искәртте.

Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, ил буенча 2 сентябрьдә парталар артына 18,5 млн укучы утырачак. Ул шул ук көнне Курск өлкәсендә дә укулар башлаячак, дип өстәде. Үз гаиләләре белән Курск өлкәсеннән башка төбәкләргә күчкән балаларны мәктәпләрдә көтәләр. Мәгариф министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, чиктәш районнарда 114 мәктәпне читтән торып укытуга күчерү тәкъдим ителә. Белем бирү процессы ФГИС «Минем мәктәп» сервисы ярдәмендә оештырылачак.

Мәгариф министры хәбәр иткәнчә, 27 августта мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә террорчылык куркынычы буенча бөтенроссия өйрәнүләренә старт биреләчәк. Алар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә оештырылачак.

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International