Татарстан башкаласында мәктәп ашханәләрендә эшләү өчен тугызынчы сыйныф укучыларыннан төркем җыялар

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Татарстан башкаласында пешекче эшенә өйрәтү һәм мәктәп ашханәләрендә алга таба эшләү өчен тугызынчы сыйныф укучылары төркеме җыялар. Курсларны мәктәпләрдә белем алган һәм ссузларга кермәгән чыгарылыш сыйныф укучылары уза ала. Былтыр пешекче сертификатларын 19 кеше алган, аларның дүртесе мәктәп ашханәләренә эшкә кабул ителде. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина хәбәр итте.

Рима Мөхәммәтшина сүзләренчә, сентябрьдән башлап, гадәттәгечә, профильле уку йортлары студентларын азык хәзерләү эшенә җәлеп итәчәкләр. Алар практиканы узу белән бергә, эшкә урнаштырылачак та. Узган ел эчендә 238 студент шундый тәҗрибә алган, тагын 95 кеше "Профессионалитет" программасы буенча департамент мәйданчыгында белем алган.

Узган уку елында 309 кеше «Дустыңны китер» акциясе буенча эшкә урнашты. Рекрутерлар өчен бүләкләү суммасын 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр арттыру турында карар кабул ителде. Сораулар буенча 7(927)043-72-44 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты вакансияләр ярминкәләрендә актив катнаша.

Спикер билгеләп үткәнчә, эшче һөнәрләренең абруен күтәрү өчен департамент хезмәткәрләр арасында даими рәвештә осталык конкурслары үткәрә: «Иң яхшы машина йөртүче», «Иң яхшы контролер», «Иң яхшы комплектовщик». Ә узган ел нәтиҗәләре буенча компания Казанда дәүләт секторының эре предприятиеләре арасында "Иң яхшы эш бирүчеләр" рейтингында икенче урынны алды.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International