Россия төбәкләрендә якын араларда 5-7 сыйныфлар өчен туган як тарихы буенча мәктәп дәреслекләре барлыкка киләчәк. Татарстанда мондый дәреслек әзер диярлек, бу хакта аны оештыручыларның берсе, “Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ассоциациясе” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры вазыйфаларын башкаручы Раил Фәхретдинов хәбәр итте.
Дәреслекләрдә ихтыяҗ быел 1 сентябрьдән тарих буенча мәктәп программасына үзгәрешләр кертелүгә бәйле рәвештә туды, дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин. Аерым алганда, ул "Безнең як тарихы" уку курсы белән тулыландырылачак. Аның буенча дәреслекләрне төбәкләр мөстәкыйль рәвештә эшләячәк.
Раил Фәхретдинов сүзләренә караганда, 5-7 сыйныфлар өчен Татарстан тарихы буенча яңа дәреслек, төбәк дәреслекләре нигезендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре төркеме белән бергә төзелә.