Чаллыда яңа мәгариф учреждениеләре төзү ихтыяҗы саклана. Аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев белдергәнчә, Автоградка тагын дүрт яңа балалар бакчасы һәм ике мәктәп кирәк.
Мәһдиев искәрткәнчә, быел 65 нче комплекста ачылачак профильле лицей күршедәге 42 нче мәктәпне бушатачак. Мәктәп төземәгән булсалар, балаларга өченче сменада укырга туры килер иде. "Без моңа юл куймадык", - дип шәрехләде мэр.
Яңа мәктәпне төзү срогы 18 ай, ә Чаллыда ярты ел эчендә сафка бастырганнар. «Матди-техник базаны ныгытуны дәвам итәргә кирәк», - диде шәһәр җитәкчесе.