Казанда 17 мәктәптә яңа уку елына ашханәләрне яңарттылар. Бу максатларга 331,2 млн сум акча сарыф иткәннәр. Мондый мәгълүматларны эшлекле дүшәмбедә азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина белдерде.
2019 елдан башлап, ремонт эшләре үткәрү һәм яңа мәктәпләр ачылу нәтиҗәсендә, Казан ашханәләрендә урыннар саны 14 меңгә арткан. Шул вакыт эчендә азык-төлек блокларын төзүгә һәм модернизацияләүгә 1,6 млрд сумнан артык акча тотылган : 1,1 млрд сумы - республика бюджетыннан, 178 млн - Казан бюджетыннан, 368 млн. сум азык-төлек департаментын биргән.