Татарстан кадетларын Бөтенроссия хәрби-спорт фестивалендә катнашырга чакыралар

2024 елның 27 августы, сишәмбе

Татарстанның патриотлык клубларында тәрбияләнүче кадетларны генерал А.В.Суворов исемендәге III Бөтенроссия хәрби-спорт фестивалендә катнашырга чакыралар.

Чараны оештыручылар хәбәр иткәнчә, "Кадет спорты лигасы" коммерцияле булмаган автоном оешмасы, фестиваль 2024 ел дәвамында спортның 7 төре буенча Мәскәүдә түбәндәге даталарда узачак:

- 25-28 сентябрьдә: ВФСК ГТО, гандбол, тэг-регби, баскетбол һәм өстәл теннисы;

- 23-26 октябрь көннәрендә кул сугышы, самбо, дзюдо, ирекле көрәш һәм грек-рим көрәше.

Чарада, илнең барлык төбәкләреннән 12-17 яшьлек егетләр һәм кызлар: суворовчылар, нахимовчылар, кадетлар, кадет сыйныфлары укучылары, яшь армиячеләр, казаклар, патриотик клублар тәрбияләнүчеләр катнаша ала.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International