ТРда мәктәпләр һәм көллиятләр өчен 2 млрд сумга техника һәм җиһазлар сатып алдылар

2024 елның 27 августы, сишәмбе

Яңа уку елы алдыннан мәктәпләргә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә техника һәм җайланмалар сатып алына. Барлыгы 2 млрд сумнан артыкка контракт төзелгән, дип хәбәр итте ТР сатып алулар буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе Марат Зиатдинов турыдан- туры эфир вакытында. Трансляция төбәк белән идарә итү үзәге тарафыннан алып барылды.

Шулай ук мәгариф учреждениеләре өчен тракторлар һәм йөк машиналары сатып алынган. Аларны практик дәресләр үткәргәндә кулланачаклар. Хәзерге вакытта шулай ук БПЛА әзерләү һәм сынау өчен кирәкле барлык әйберләр дә сатып алына.

Тагын 1 млрд сумга якын акча балалар бакчаларында туклануны оештыру өчен тотылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International