«Атом диктанты» халыкара агарту проекты 1 сентябрьдә старт ала. Проект атом тармагы өлкәсендәге белемнәрне популярлаштыруга юнәлтелгән. Анда катнашучылар безнең илнең технологик суверенитеты үсешендә мөһим роль уйный торган атом сәнәгате казанышлары турында белемнәрен тикшерә алачак.
Быел диктант төрле дәрәҗәдәге 30 мәсьәләне үз эченә ала. Аны рус һәм инглиз телләрендә ике атна дәвамында, 1-14 сентябрьдә, проект сайтында язарга мөмкин булачак. Дөрес җавапларны 28 сентябрьдә, атом сәнәгате хезмәткәрләре көнендә бастырачаклар.
Диктантта катнашучыларның барысы да исемле дипломнар алачак. Барлык сорауларга дөрес җавап бирүчеләр өчен проектны оештыручы - «Атом шәһәрләре» берлеге истәлекле призлар уйнатачак.