Федераль бюджеттан мәктәпләрне, көллиятләрне һәм сайлау комиссияләрен интернетка югары тизлекле һәм сакчыл керү мөмкинлеге белән тәэмин итү буенча хезмәтләр күрсәтүгә 3,7 миллиард сумнан артык өстәмә акча җибәреләчәк. Әлеге күрсәтмә 27 августта Хөкүмәт сайтында басылып чыкты.
Бу регионнарда 49,2 меңләп дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмалары һәм сайлау комиссияләреннән интернетка керү мөмкинлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.