Мәгариф министрлыгында "Гаилә нигезләре" курсының нечкәлекләре турында сөйләделәр

2024 елның 27 августы, сишәмбе

“Гаилә нигезләре” («Семьеведение» )дәрестән тыш курсның эчтәлеге тормыш юлдашын сайлау темасын, балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларын, яшь гаиләнең ата-аналары белән бергә яшәвенең уңай һәм тискәре якларын үз эченә ала.

Курсны 1 сентябрьдән укыта башлаячаклар. Дәүләт Думасының Гаиләне яклау, ата-аналар һәм балалар мәсьәләләре комитеты башлыгы Нина Останина аңлатканча, бу ирекле программа булачак, яңа уку елы башыннан барлык мәктәпләрне дә бу курсны мәҗбүри кертү турында сүз бармый.

Программа нигезендә, курс 34 уку сәгатеннән торачак. Аны үзләштерү 5-7 сыйныф укучылары яисә 8-9 сыйныф укучылары өчен оештырылырга мөмкин. Курсның максаты, шул исәптән яшьләрне Россия өчен традицион гаилә кыйммәтләре системасына кертү дип атыйлар.

Курс кысаларында балалар гаилә төрле тарихи дәверләрдә, гаилә кору һәм никахлашу мотивлары, гаиләнең репродуктив функциясе һәм демографик проблемаларны хәл итүдә аның әһәмияте, балаларның туганнар һәм апа-сеңелләр белән конструктив хезмәттәшлеге, гаилә бюджеты, өйдә гаилә бәйрәмнәренең мөһимлеге кебек темаларны өйрәнәчәкләр. Шулай ук укучыларга никах килешүе һәм социаль ярдәм чаралары турында сөйлиячәкләр.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International