Россиядә 16-21 сентябрь көннәрендә “Сәламәтлек диктанты” белем бирү акциясе узачак. Анда 13 яшьтән башлап , мәктәп укучылары, көллият һәм югары уку йортлары студентлары, аларның әти-әниләре һәм укытучылары катнаша ала.
Чараның максаты - санитария-гигиена белемен популярлаштыру, укучыларны сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләренә һәм нормаларына өйрәтү.
"Сәламәтлек диктанты" нда катнашучылар шәхси гигиена һәм санитария-гигиена нормаларының төп кагыйдәләре, шулай ук сәламәт туклану һәм авыруларны профилактикалау өлкәсендә үз белемнәрен тикшерәчәк.
Узган ел акциядә 400 меңнән артык россияле катнашкан. Акцияне Роспотребнадзор оештыра.