Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ТР Халыклар дуслыгы йортында мәктәп кирәк-яраклары тутырылган рюкзаклар бүләк иттеләр

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан халыклары Дуслыгы йортында «Поддержим СВОих героев» проекты кысаларында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды. Очрашуга республикабыз геройларының һәм махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның гаилә әгъзалары чакырылды.

" Без бүген катлаулы шартларда яшибез. Халык үз Ватанын, үз республикасын, үз гаиләсен яклап чыкты. Татарстан, Россия Федерациясенең башка субъектлары кебек үк, махсус хәрби операциядә катнашу өчен үз гражданнарын җибәрде һәм алар үз бурычларын намус белән үтиләр", - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гаиләләр белән очрашуда.

Спикер хәбәр иткәнчә, шушы көннәрдә Татарстаннан гуманитар йөк - Лисичанск һәм Рубежный халкы өчен азык-төлек һәм дарулар җибәрелгән. Моннан тыш, яңа уку елы башланыр алдыннан дәреслекләр, дәфтәрләр, карандашлар һәм ручкалар салынган 2 меңнән артык рюкзак җибәрелгән.

Бүген ТР Халыклар дуслыгы йортында балалар “Письмо солдату” акциясендә катнашты, ә өлкәннәр өчен маскировка челтәрләре үрү буенча мастер-класслар узды.

Мастер-класслардан соң кунаклар өчен Татарстан Халыклар дуслыгы йорты һәм Татарстан халыклары ассамблеясе иҗат коллективлары катнашында концерт оештырылды.

ТР Халыклар ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин мондый акцияләрнең дәвам итәчәген әйтте.

Чараны Татарстан халыклары дуслыгы йорты һәм Ассамблеясе оештырды. Чара Республика көне һәм Белем көне алдыннан узды.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International