Дәүләт мәгариф университетында «Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре» курсы укытучылары өчен тьюторларны укыту программасы старт ала.
Укуларга Россиянең 72 төбәгеннән 100 дән артык кеше гариза биргән: мәгарифне үстерү һәм квалификация күтәрү институтлары , һөнәри осталыкны үстерү үзәкләре хезмәткәрләре, методистлар. Программага шулай ук махсус хәрби операция ветераннары да кушылачак.
Укулар көндезге форматта югары уку йортының уку полигонында өч көн дәвамында узачак. Курс утлы, тактик һәм инженерлык әзерлеге нигезләрен, хәрби-спорт уеннарын, пилотсыз очу аппаратларын, тактик медицинаны һәм элемтә оештыруны үз эченә ала.