Белем көне алдыннан Әгерҗедә ел саен үткәрелә торган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясенә багышланган бәйрәм узды.
Булачак беренче сыйныф укучыларына "Мәктәп тормышы энциклопедиясе" ачылды. Белем көненнән башлап, биремнәрне үтәп, алар аның барлык этапларын үттеләр.
Бүләкләрне алырга балаларны сәхнәгә чакырдылар. Беренче булып махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын чакырдылар. Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 122 укучыга мәктәп букчасы бүләк итте. Бәйрәмгә килгән балаларны һәм ата-аналарны шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Илгиз Салихов котлады.
Ахырда сәхнәгә өлкәннәрне, җитәкчеләрне һәм эшмәкәрләрне чакырдылар, алар ярдәменнән башка бу бәйрәм булмас иде.
Хәйриячеләр исеменнән район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Рөстәм Ваһапов чыгыш ясады. Ул балаларга ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде.