Миңнеханов Түбән Камада беренче сыйныф укучыларына "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында портфельләр тапшырды

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә булды.

Беренче сентябрьдә мәктәп капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачачак. Уку йортында фасад, түбә яңартылган, ишекләр һәм тәрәзәләрне алыштырганнар, инженерлык челтәрләре, сантехника яңартылган. Шулай ук гимназиядә капиталь ремонттан соң бассейн ачылган.

Рөстәм Миңнеханов яңартылган бүлмәләрне карады, уку сыйныфларында, ашханәдә һәм спорт залында булды. Эчке эшләр татар милли колоритында башкарылган.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International