ТР Рәисе капиталь ремонттан соң Түбән Кама химия-технология институтында һәм педагогика көллиятендә булды

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама химия-технология институтында һәм Түбән Кама педагогика көллиятендә булды. Ике уку йортында да ремонт эшләре башкарылган.

НХТИда үзәк корпусны капиталь ремонтлауны быел төгәлләделәр. Бинада түбә яңартылган, эчке эшләр үткәрелгән, инженерлык челтәрләре алыштырылган. Моннан тыш, лабораторияләрдә заманча җиһазлар урнаштырылган. Планнарда - тулай торак белән аерым кампус төзү.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Түбән Кама химия-технология институты республиканың мөһим белем бирү һәм фәнни үзәге булып тора. Шул ук вакытта ул дуаль белем бирүне активрак үстерергә өндәде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама педкөллиятендә булды. Ул 1981 елда ачылган. Бүген биредә 800ләп студент белем ала - булачак тәрбиячеләр, башлангыч сыйныф һәм физик тәрбия укытучылары. Яңартылган уку кабинетлары яңа инвентарь белән җиһазландырылган.

Көллиятне карагач, Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин кадрлар әзерләүгә кластерлы якын килү үсеше турында сөйләде. Аерым алганда, конкрет эш бирүчеләргә белгечләр әзерләү өчен Түбән Кама мәгариф учреждениеләрен һәм сәнәгать предприятиеләрен якынайту буенча эш алып барыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International