" Приоритет-2030" партнерлардан 136 млрд сум җәлеп итәргә ярдәм иткән

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

Югары уку йортларына ярдәм итүче "Приоритет-2030" программасы индустриаль партнерлардан 136 млрд сум җәлеп итәргә булышкан.

Бу хакта "Технопром-2024" форумының пленар утырышы вакытында РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко хәбәр итте. " Программа гамәлдә булган вакытта без 6 мең индустриаль партнердан 136 млрд. сум җәлеп иттек", - диде ул.

Чернышенко ачыклык керткәнчә, программада Россиянең 56 төбәгеннән 143 югары уку йорты катнаша. РФ вице-премьеры шулай ук "Алдынгы инженерлык мәктәпләре" проектын гамәлгә ашыруны билгеләп үтте, анда Татарстан Республикасы лидерлар рәтендә. Хәзер проектта бөтен Россия буенча 6 меңнән артык кеше катнаша. Чернышенко билгеләп үткәнчә, проект кысаларында 160 лаборатория булдырылган, 700дән артык яңа белем бирү программасы эшләнгән.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International