ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 260 урынлык мәктәпкәчә мәгариф оешмасының проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелде: Казан шәһәре, Киров районы, «Салават күпере-2» торак комплексы, Илһам Шакиров проспекты.
218 номерлы «Яркий» балалар бакчасы 2024 елның февралендә төзелә башлады . Кыска гына вакыт эчендә 4833 кв. м булган ике катлы бина төзелгән.
Бинаның беренче катында алты төркем (1,5-3 яшь), азык-төлек блогы, кер юу блогы, медицина блогы урнашкан. Бинаның икенче катында - бер кече төркем (3-4 яшь) , ике әзерлек төркеме (6-7 яшь), ике урта төркем (4-5 яшь) , ике зурлар төркеме (5-6 яшь) урнашкан.
Учреждение өчен кирәкле инвентарь сатып алынган. Территория төзекләндерелгән, уен мәйданчыклары ясалган.
Балалар бакчасы “Демография” илкүләм проекты кысаларында төзелгән.