Яшь инспекторларның гадәттәгечә профильле сменасы «Кам Артегы» лагеренда башланды. Бөтен республика буенча хәрәкәтнең иң актив ике йөздән артык катнашучысы алты көн дәвамында ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытып кына калмаячак, юлда үзеңне имин тоту кагыйдәләрен дә өйрәнәчәк. Бу хакта "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУда хәбәр иттеләр.
Профильле смена кысаларында яшь инспекторлар юл хәрәкәте иминлеге буенча теоретик дәресләрдә булачак, автошәһәрчектә практика узачак һәм велосипедны махсус мәйданчыкта фигуралы йөртү күнекмәләрен камилләштерәчәк. Моннан тыш, укучыларны тематик конкурслар, квестлар, иҗади кичәләр һәм "Полосатая зебра" телевизион уенында катнашу көтә.
25 августтан 28 августка кадәр лагерьда белем бирү-күңел ачу чаралары, мастер-класслар һәм «Серебряная спица», конкурсы узачак, анда хәрәкәт инспекторлары үзләренең юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм велосипед белән идарә итә белүләрен күрсәтәчәкләр.
Сменаның ябылуы 29 августка планлаштырылган