Ел башыннан республика юлларында юл-транспорт һәлакәтендә сигез бала һәлак булган. Әгәр ата-аналар үз балаларына игътибарлырак булса, бу фаҗигадән котылып булыр иде. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов хәбәр итте.
Рөстәм Гарипов мәгълүматларына караганда, быелның 7 аенда Татарстанда 225 юл-транспорт һәлакәтендә 8 бала үлгән. Ул билгеләп үткәнчә, ата-аналарга юлда бик игътибарлы булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.
Татарстанда һәр өченче фаҗига пассажир-балалар белән була, нәкъ менә шундый юл-транспорт һәлакәтләрендә өч бала һәлак булган.
Быел җәяүле балалар катнашында 108 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 116 бала яраланган, өчесе һәлак булган.
Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы сүзләренә караганда, механик транспорт чаралары белән идарә итүче балалар , шул исәптән питбайкалар белән булган юл-транспорт һәлакәтләре аеруча борчу тудыра.Ата-аналарны балаларга питбайк, скутер һәм квадроцикллар сатып алмаска чакырды, чөнки балалар һәлак булырга яки җитди җәрәхәтләр алырга яки гомерлеккә инвалид булып калырга мөмкин.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы көн саен балалар йөртә торган автобусларны эксплуатацияләүгә мониторинг үткәрә, диде брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр иткәнчә, балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау мәсьәләләре укытучылар һәм ата-аналар белән даими фикер алышалар. “Эшне балалар, педагоглар һәм ата-аналар белән алып барабыз. Аны балалар бакчасыннан башлыйбыз. Мәсәлән, ике елга бер тапкыр "Яшел ут" республика конкурсы үткәрелә. Республиканың һәр мәгариф оешмасында балаларның "йорт - мәктәп - йорт" маршруты буенча имин хәрәкәт схемасы төзелде,” - диде ул.
А. Әсәдуллина, ата-аналар баланы мәктәпкә кадәр куркынычсыз маршрут буенча йөрергә өйрәтсеннәр иде диде.