«Мәктәптә бокс» Татарстан проекты бөтен Россия буенча 25 меңнән артык баланы җыйган

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

"Мәктәпкә бокс" Татарстан проекты бөтен Россиягә җәелдерелә. Хәзер ул 122 мәгариф учреждениесендә илнең 30 төбәгендә эшли һәм 25 меңнән артык баланы колачлый. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Бокс федерациясе президенты Сергей Игнатьев сөйләде.

Аның сүзләренчә, Татарстанда проект барлыкка килгәнче үк, бу спорт төре белән 7 меңгә якын бала һәм яшүсмер шөгыльләнгән, хәзер үк бу күрсәткеч 10 меңгә җиткән.

Проект эчтәлеге шунда , физкультура дәресенең һәр өченче сәгате бокс ысулларын өйрәнү элементларын үз эченә ала, хәзер беренче ике сәгатьтә боксер разминкасын үткәрү турында сөйләшүләр бара, дип йомгаклады Игнатьев.


 

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International