Кукмара районында модель китапханә ачылды

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанның Кукмара районы Ядегәр авылында “Мәдәният” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында модель китапханә ачылды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Анда 104 логопедик уен һәм күнегүләр белән махсуслаштырылган программалар, wi-fi, компьютерлар белән эш урыннары, зур глобус, мобиль белем бирү комплексы, телескоп, фотога төшерү өчен җиһазлар, тавыш аппаратурасы, виртуаль күзлекләр, басма техникасы, 20 кешелек кинозал, әдәби геройлар костюмнары булган күп функцияле өстәл барлыкка килде . Моннан тыш, китапханәнең китап фонды 50 процентка диярлек яңартылган.

Йөререгә кыен булган гражданнар өчен баскыч- күтәргеч сатып алынган, хезмәткәрне чакыру системалары урнаштырылган, начар күрүчеләр өчен стационар видеозурайткыч урнаштырылган.

Бу көннәрдә генә Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында да яңа буын модель китапханәсе ачылган иде.


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International