Тәтештә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына портфельләр тапшырдылар. Чара “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында узды.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов даими рәвештә хәрби хезмәткәрләр белән очрашып тора һәм сугышчыларга хәрби бурычларны үтәү өчен махсус техника, беренче кирәк-яраклар, азык-төлек продуктлары тапшыра.
Бүген 1-11 сыйныфларда белем алучы 55 балага мәктәп ранецлары, бүләкләр һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.
Тәтештә беренче сыйныфка баручы 30 балага мәктәп ранецлары тапшырылган инде. Ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясендә Тәтеш районының барлык предприятиеләре һәм битараф булмаган кешеләр катнаша.