Татарстанның 900 беренче сыйныф укучысы «Нәфис» фондыннан бүләк комплектлары алды

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Белем көне алдыннан “Нәфис” хәйрия фонды 900 беренче сыйныф укучысына мәктәп кирәк-яраклары җыелмалары тутырылган букчалар бүләк итте. Комплектларны Татарстанның Лаеш, Балык Бистәсе, Мамадыш һәм Саба районнарына, шулай ук Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарына җибәрделәр.

Мәктәп җыелмалары төрле чараларда тапшырылды. Фонд директоры Роза Гыйльманова бүләк комплектларын “Чулпан" мәдәният үзәгендә үткән "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясендә тапшырды, дип хәбәр иттеләр учреждениенең матбугат хезмәтендә.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International