Казанда яңа уку елыннан 184 мәктәп ашханәсе ресторан форматында эшләячәк . Белем көненә 17 азык-төлек блогы яңартылган: эчтә эшләр башкарганнар һәм яңа җиһазлар урнаштырганнар, ул эш процессын гадиләштерергә һәм ризыкларны тизрәк бирергә мөмкинлек бирәчәк. Идел буе районының 83нче номерлы лицеенда бүген журналистлар белән Илсур Метшин булды. Мэр башкарылган эшне бәяләде һәм хәзер Казанның барлык ашханәләре дә яхшы, дип билгеләп үтте.
Илсур Метшин, 2005-2007 елларда мәктәпләрне карап йөрәндә, барлык ашханәләрне дә беркайчан да төзекләндереп булмаячак, дип уйлаган булган. Мондый практиканың Россиядә дә, БДБ илләрендә дә булмавын да мәсьәләне катлауландырган. Әмма хәзерге вакытта Казан үзе башка шәһәрләр һәм илләр өчен үрнәк булып тора. Татарстан башкаласы тәҗрибәсен үзләштерергә Ташкент белгечләре килгән.
2024/2025 уку елында департамент 178 мең укучыны кайнар аш белән тәэмин итәчәк, бу узган елгы күрсәткечтән 9 меңгә күбрәк. Шәһәр башлыгына һәм журналистларга иртәнге ашка кече сыйныфлар өчен әзерләнгән ике атналык меню тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, балаларга балык котлетлары, пилмән, сыер ите белән пылау, ә гарнирга боламык, карабодай боткасы, пешкән дөге һәм башкалар тәкъдим ителә. Шулай ук менюда сезонлы җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, эчемлекләр бар.
Төшке ашка укучылар 55 сумга комплекслы меню сайлый ала, ләкин ашамлыкларны алыштыра алмыйлар. Мөстәкыйль сайлау өчен 79 сумлык вариант тәкъдим ителә. Рационга гарнир, сезонлы җиләк-җимеш, ит, кош ите яки балык, салат яки аш керә.
Түләүсез туклану башлангыч сыйныф укучыларына, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән мәктәп укучыларына һәм башка ташламалары булган кешеләргә бирелә.