Быелгы җәйдә Казанда Балалар тимер юлында 612 бала практика үтте. Бу хакта юл башлыгы Игорь Черемнов матбугат туры барышында сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, балаларны укыту ел әйләнәсе бара: октябрьдән алып май аена кадәр балалар теорияне өйрәнәләр, ә җәй көне аларның практикасы башлана. Шул ук вакытта уку тулысынча бушлай һәм аңа 5 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр теләгән һәр укучы языла ала.
Барлыгы дәресләр алты юнәлеш буенча уздырыла: локомотив һәм локомотив хуҗалык, юл һәм юл хуҗалыгы, пассажир ташу һәм транспортта хезмәт күрсәтү, вагоннар һәм вагон хуҗалыгы, автоматика һәм телемеханика, элемтә, шулай ук йөртүне оештыру һәм транспорт белән идарә итү.
Быел 49 укучының 31е Казан тимер юл техникумына укырга кергән.