Түбән Камада "Сибур Интех" яңа уку үзәген төзүгә инвестициягә 1,8 млрд сум бүлгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Түбән Кама химия-технология институтына визиты барышында билгеле булды.
Уку үзәген ачу нефть химиясе тармагы өчен эшче кадрлар әзерләүнең сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирер дип көтелә. Булачак үзәкнең гомуми мәйданы 3,2 кв.м тәшкил итә, анда 48 аудитория булачак. Шулай ук, биредә биш урам полигоны булдырырга һәм 52 уку стенды урнаштырырга планлаштыралар. Укулар 11 юнәлеш буенча барачак, ә анда елына 15 мең хезмәткәр укый алачак.
Түбән Кама районына визит вакытында Рөстәм Миңнеханов НХТИ мәйданчыгында булды. Рәис аны республиканың мөһим мәгариф һәм фәнни үзәге дип атады, шулай ук дуаль белем бирүне активрак үстерергә өндәде.