1-8 сентябрь көннәрендә Александрия шәһәрендә (Мисыр) информатика буенча 36 нчы Халыкара олимпиада узачак. Ярышта якынча 90 дәүләт вәкилләре катнашачак, алар арасында - Россия, КХР, Корея Республикасы, АКШ, Япония, Иран һәм башкалар. Һәр илне сайлап алулар узган дүрт мәктәп укучысы тәкъдим итәчәк.
Россия җыелма командасы составына керделәр:
Гимран Абдулин, 2 нче лицей-интернат, Казан шәһәре;
Дарья Грекова, 57 нче мәктәп, Мәскәү шәһәре;
Петр Лосев, 57 нче мәктәп, Мәскәү шәһәре;
Иван Пискарев, 2086 нчы мәктәп, Мәскәү шәһәреннән.
Олимпиада ике турны үз эченә ала, һәркайсына бишәр сәгать вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә өч алгоритмик мәсьәләне хәл итәргә һәм программалаштырырга кирәк.
Информатика буенча халыкара олимпиада 1989 елдан бирле уздырыла. 2023 елда барлык Россия катнашучылары алтын медальләр алды.