Капиталь ремонт программасын тормышка ашыру срогыннан алда бара

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов һәм “Бердәм Россия” партиясе Генераль советы секретаре вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Якушев төбәкләр белән мәктәпләрдә капремонт һәм төзелешләр буенча киңәшмә уздырды. Мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы сроклардан алданрак гамәлгә ашырыла , 2022 елдан алып 1 сентябрьгә кадәр 4,5 мең мәктәп ремонтланачак, 1300 мәктәп төзелеше тәмамланган.

“Бердәм Россия” партиясе Генераль советы секретаре вазыйфаларын вакытлыча башкаручы хәбәр иткәнчә, 1 сентябрьгә кадәр капремонт программасы кысаларында 4,5 меңгә якын мәктәп торгызылачак, шуларның 406сы 1 сентябрьдә ачылачак.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы 1 сентябрьдән мәктәп программасына «Хезмәт (технология)» предметы әйләнеп кайта, «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» кертелә, дип искәртте.

Ул Әстерхан, Иркутск һәм Кемерово өлкәләрендә, Ненец автономияле округында балалар бакчалары төзелеше тәмамлагуына игътибар итте. Сергей Кравцов ассызыклаганча, капиталь ремонт программасы балалар бакчалары һәм көллиятләрдә башланачак, ул "Семья" һәм "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проектлары кысаларында дәвам итәчәк.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International