Чирмешән районында тәрбиягә алган гаиләләрдә балалар мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

“Гаилә елына” багышланган чаралар циклы кысаларында Чирмешән районының “Орион” яшьләр үзәге мәйданчыгында “Опекун һәм попечитель гаиләләрендә балалар мәнфәгатьләрен яклау” темасына түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар, опекун һәм попечитель гаиләләр, ятим балаларга торак бирү, аларга сакчыл мөнәсәбәт буенча бурычлар башкару һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүне вакытында кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Түгәрәк өстәл эшендә Чирмешән районы башкарма комитеты хезмәткәрләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, “Татарстан - яңа гасыр” - республика иҗтимагый хәрәкәте хезмәткәрләре, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре, балалар йортларын тәмамлаучыларны һәм “Әлмәт балалар йорты” ДБУнең тәрбиягә алган гаиләләрен озата бару хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International