Бүген республика мәктәпләре һәм көллиятләрендә Бөтенроссия укулары узды

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

29 августта, яңа уку елы башланыр алдыннан, илнең мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә һава тревогасы вакытында нәрсә эшләргә икәнлеге турында Бөтенроссия өйрәнүләре старт алды.

Казан шәһәрендә өйрәнүләр үткәрү мәйданчыгы итеп аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 120 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе билгеләнде. Чараны Росгвардиянең ведомстводан тыш сак идарәсе һәм эчке эшләр шәһәр идарәсе вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы буенча Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды.

Уку күнекмәсенең максаты террорчылык куркынычы һәм һава хәвефсезлеге очрагында мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең һәм шәхси саклау оешмалары хезмәткәрләренең әзерлек дәрәҗәсен тикшерү.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International