Быелның көзендә илнең төрле төбәкләрендә 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен яңа тарих дәреслекләренең сыйфатын гамәли тикшерү процессы старт ала. Дәреслек мәктәпләрдә 2025 елның 1 сентябреннән кулланылачак. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов ТАССтагы 5-9 нчы сыйныфлар һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре өчен тарих буенча бердәм дәреслекләрнең яңа линейкасын тәкъдир итүгә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Ул төбәк үзәгенә кадәр илтеп җиткерүне дә исәпкә алып, бер дәреслекнең күпләп сату бәясе якынча ике йөз тугыз сум тәшкил итәчәк, диде.
Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы дәреслекләр нигезенә гамәлдәге басмалардан иң яхшысы алынуын ассызыклады. Пособиеләрдә өстәмә өйрәнү өчен файдаланырга мөмкин булган мәгълүмат һәм архив материаллары урнаштырылган ышанычлы мәгълүмат ресурсларына сылтамалар бирелгән.
Моннан тыш, Сергей Кравцов 9 нчы сыйныф укучылары өчен җәмгыять белеме дәреслегенең әзерлеге һәм бу предмет буенча югары сыйныф укучылары өчен дәреслек эшләнүе турында хәбәр итте.
"Мәгариф" нәшриятының генераль директоры Наталья Третьяк ассызыклаганча, тарих буенча яңа дәреслекләр тиражы 16 млн данә тәшкил итәргә тиеш.
2023 елның 1 сентябреннән Россия мәктәпләрендә 10-11 сыйныфлар өчен тарих буенча яңа дәреслекләр кулланыла башлады . Басма дүрт китаптан тора: «Россия тарихы (10 нчы сыйныф)», «Гомуми тарих (10 нчы сыйныф)», «Россия тарихы (11 нче сыйныф)», "Гомуми тарих (11 нче сыйныф)".