Рөстәм Миңнеханов яңа мәктәпләр һәм балалар бакчаларын кабул итү һәм файдалануга тапшыру тантанасында катнашты

2024 елның 1 сентябре, якшәмбе

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда М-14 микрорайонында урнашкан «Гаилә» 133 нче күппрофильле лицейда булды. Аны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

Уку йорты 1224 укучыга исәпләнгән. Балалар белән 44 педагог шөгыльләнәчәк. Гомуми мәйданы 20,7 мең кв.м булган өч катлы бинада 52 уку кабинеты (шуларның 20се - башлангыч сыйныфлар өчен), 300 кешелек актлар залы, балалар өчен рекреация зоналары, зур һәм кечкенә спорт заллары, ашханә урнашкан.

Аннары видеоэлемтә аша республикада төзелгән яңа белем бирү учреждениеләрен кабул итү һәм файдалануга тапшыру тантанасы булды. Бу 8 яңа мәктәп һәм 1 өстәмә корпус , шулай ук 2 балалар бакчасы . Кайбер мәгариф учреждениеләре «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа уку елында барлыгы 21 яңа мәгариф объекты ачылачак: 11 мәктәп һәм 10 балалар бакчасы. "Барлык бу мәктәпләр һәм балалар бакчалары халыкка кирәк, кешеләр бу объектларны көтә. Бу бик зур хезмәт, зур ресурс. Төзелеш комплексына рәхмәт белдерәсем килә, бу бурычны үтәү җиңел эш түгел”, - диде ул.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International