Укучылар БДИ буенча нәтиҗәне яхшырта ала, "профессиональ сынауларда" катнашып өстәмә 10 балл алырга була. «Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә мондый курсларны КДЭУда узарга мөмкин.
Автоматлаштырылган системалар инженеры, мәгълүмати иминлек белгече, лаборант-эколог, электр белән тәэмин итү системалары буенча белгеч һ.б. кебек белгечлекләрне сынап карарга мөмкин. Сынауалар ел дәвамында узарга була, соңгы этап проектны ачык яклау булачак.
Нәтиҗәдә укучылар 3-10 балл алырга мөмкин. Аларга сертификат бирелә, ул КДЭУга документлар биргәндә шәхси казаныш буларак исәпкә алына.
«Яңа уку елында 6-11 сыйныф укучылары Казан дәүләт энергетика университеты базасында 22 һөнәри юнәлеш буенча оештырылган һөнәри сынауларда катнаша алачак», - диде «Киләчәккә билет» бөтенроссия проектын гамәлгә ашыруның региональ операторы вәкиле Наталья Королёва.