"Мәгариф" илкүләм проекты буенча Татарстанда быел 72 авыл мәктәбенең матди-техник базасын яңарттылар, дип хәбәр иттеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Республиканың капремонт программасында быел 37 мәгариф оешмасы катнаша, шул исәптән 25 дәүләт мәктәбе.
Моннан тыш, мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча федераль программа буенча алты уку йорты яңартылган.
Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елда РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча эшли башлады.