Балаларны мәктәпкә йөртү өчен Татарстанда 837 автобус әзерләгәннәр

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Яңа уку елында Татарстанның 565 мәктәбенә 27,8 меңнән артык укучыны йөртергә кирәк булачак. Моның өчен 837 автобус әзерләнгән, дип хәбәр иттеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.

"Балаларны мәктәпкә йөртүче барлык автобуслар гамәлдәге кануннарда билгеләнгән таләпләр нигезендә җиһазландырылган", - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

2023-2024 елларда муниципалитетларда балаларны йөртергә автобус паркын яңарту өчен 49 махсуслаштырылган автобус сатып алынган.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International