Яңа уку елында Татарстан мәктәпләренә меңләгән яшь укытучы эшкә киләчәк

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Яңа уку елында меңгә якын яшь белгеч Татарстанның мәгариф оешмаларына эшләргә киләчәк. Аларның 400 се Казан мәктәпләренә, дип хәбәр иттеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Татарстанда быел сентябрьдә мәктәпләргә 53,2 меңнән артык беренче сыйныф укучысы килә, шул исәптән 20,4 меңнән артыгы Казанда. Барлыгы республика мәктәпләрендә 516,7 мең укучы белем алачак, шуларның 182,7 меңе - республика башкаласында.

Мәктәп укучыларын, көллият, техникум һәм югары уку йортлары студентларын Белем көне белән ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлады. Ул укучыларга зур уңышлар теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International