Мәскәүдә дәүләт йомгаклау аттестациясен камилләштерү мәсьәләләре буенча Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикер алышуы узды. Дүрт көн экспертлар имтиханнарның гамәлдәге форматларын алыштырырга кирәкме дип фикер алыштылар , дип хәбәр итә РБК.
Хәзер Рособрнадзорда тәкъдимнәр әзерләргә һәм аларны закон чыгаручыларга җибәрергә җыеналар.
Аерым алганда, дискуссиядә катнашучыларның күпчелеге төп дәүләт имтиханы ( ОГЭ) нәтиҗәләрен 10 нчы сыйныфка яки көллияткә кергәндә исәпкә алырга кирәк, дип хәбәр итте Рособрнадзор башлыгы урынбасары Игорь Круглинский.
Шулай ук ТДИ һәм БДИны компьютер форматында үткәрү тәкъдиме турында фикер алыштылар. Решетникова сүзләренчә, бу сорау тагын да озаграк эшләүне таләп итәчәк.
ФИПИ әдәбият буенча имтиханга телдән өлеш өстәргә тели, гәрчә мондый үзгәрешне барлык педагоглар хупламаса да. Әмма аны гамәлгә кертү өчен шулай ук ике елдан артык вакыт кирәк булачак. Экспертлар имтиханнарга бәйле тагын башка мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар.