2 сентябрьдә «Без срока давности» проектының региональ терәк мәйданчыгы статусын алуга конкурс старт ала

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Россиядә 2 сентябрьдә мәгариф оешмаларының педагогик практикаларының онлайн-конкурсы башлана . Аны гамәлгә куючы Россия Мәгариф министрлыгы . Конкурста мәктәпләр һәм гимназияләр, көллиятләр һәм техникумнар, өстәмә белем бирү оешмалары катнаша ала.

Конкурс түбәндәге тематик юнәлешләр буенча уздырыла:

  • проектның конкурс чараларында катнашу һәм әзерләү буенча педагог хезмәткәрләрне һәм укучыларны озатып йөрү программасын формалаштыру;
  • Россия Федерациясе субъектында проектның белем-агарту чараларын үткәргәндә үзара хезмәттәшлек буенча партнерлык челтәрен булдыру;
  • ата-аналар бергәлеген проектның белем бирү-агарту чараларына җәлеп итү;
  • төбәкләрдә проектның белем-агарту чараларын гамәлгә ашыруны мониторинглау тикшеренүләре;
  • төбәктә музей-күргәзмә проектларын оештыру;
  • белем бирү оешмасының мәгълүмат-китапханә үзәге проектын ресурс белән тәэмин итү һ.б.

Конкурс өч этапта уздырыла. Бүләкләү тантанасы 2024 елның 8 ноябрендә узачак. Үткәрү форматы: онлайн.


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International