Рөстәм Миңнеханов Казанда 1,5 мең укучыга исәпләнгән табигый-фәнни лицей ачты

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Казанның «Весна-2» торак комплексында бүген 1501 укучыга исәпләнгән 95 нче номерлы яңа табигый-фәнни лицей ачылды. Укучыларны Белем көне белән ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин котлады.

95 нче лицей директоры Гөлгенә Баһавиева, мәгариф оешмасында укучыларны уңышлы укыту, тәрбияләү һәм үстерү өчен бөтен шартлар тудырылган, дип өстәде.

Лицей "Мәгариф" илкүләм проекты буенча төзелгән. Өч катлы бинада лабораторияләр һәм эксперименталь зоналар белән заманча уку кабинетлары, лингафон кабинетлары, видеоэлемтә белән конференц-зал, башлангыч сыйныфлар өчен 25 кабинет, коворкинг, балалар инициативалары үзәге урнашкан.

Лицейда пилотсыз очу аппаратларының инженерлык сыйныфы, Web-программалаштыру кабинетлары, типография, фототелестудия, слесарь, столяр һәм тегү остаханәләре, кулинария һәм йорт хуҗалыгы кабинетлары ачылды.

Лицейда барлыгы 60 сыйныф . Бер сыйныфта 25 укучы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International