«Төпле белем алу өчен »: Яр Чаллыда яңа мәктәп ачтылар

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

2 сентябрьдә, Яр Чаллыда яңа мәктәп - 42 нче профильле лицей ачтылар, анда барлыгы 1,5 мең бала укыячак. Соңгы ун елда Яр Чаллыда яңа төзелгән унынчы мәктәп бу .

Тантаналы линейкаде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты. Ул лицей директоры Ольга Фокеевага чәчәкләр тапшырды.

Автоград мэры Наил Мәһдиев ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Чаллыда тагын бер уку йорты барлыкка килде, дип билгеләп үтте. Яңа мәктәпне төзүнең срогы 18 ай каралган булса, учреждение ярты ел эчендә төзелгән. Мәктәп директоры Ольга Фокеева кунаклар өчен экскурсия үткәрде. Спортчы укучылар үзләре шөгыльләнәчәк спорт залын күрсәттеләр. Монда барлык шартлар да тудырылган: баскетбол һәм волейбол зоналары, гимнастик снарядлар, теннис өстәлләре һәм заманча тренажерлар бар.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International