8 айда Казан лагерьларында 44 меңнән артык бала ял иткән

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Татарстан башкаласының сәламәтләндерү учреждениеләрендә җәйге ял программасы кысаларында 36 меңнән артык бала ял иткән. Бу 2023 елга караганда 3 меңгә күбрәк, дип сөйләде эшлекле дүшәмбедә Казан балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина.

Җәй көне шәһәрдә 157 мәктәп яны лагере һәм шул кадәр үк хезмәт һәм ял лагерьлары, 26 шәһәр яны сәламәтләндерү лагере һәм “Галактика балалары” палаткалы лагере эшләде.

Агымдагы елның сигез аенда барлыгы 44,2 бала ял иткән. Ел ахырына кадәр тагын 1,5 мең чамасы баланың ялын оештыру планлаштырыла. Ял итү программасын гамәлгә ашыруга 484,5 млн сум финанслау каралган.


 

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International