Быел махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләреннән меңнән артык бала лагерьларда ял иткән. Шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьларында кышкы һәм язгы каникуллар чорында 61 бала булган, җәйге лагерьларда 569 бала ял иткән, җәйге сәламәтләндерү лагерьларында 568 бала ял иткән. Бу хакта мэриядә эшлекле дүшәмбедә Казан балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина сөйләде.
Моннан тыш, лагерьларда яшь буын белән патриотик эш оештырылган. Мәсәлән, җәй дәвамында "Солдатка хат" бөтенроссия акциясе узган. Меңнәрчә бала махсус хәрби операциядә катнашучыларга хатлар җибәргән. Шулай ук, балалар белән очрашуларга хәрби хшрәкәтләрдә катнашучылар һәм ветераннары да килгән .
Быел «Яркое лето» лагерьара фестивале дәвам итте. Аның патриотик этабы смотр-конкурс форматында узды. Моннан тыш, балалар виртуаль тирда үзенең төгәллеген тикшерделәр һәм Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы экспонатлары белән таныштылар.